«Әкият геройларын кем яхшырак белә?»: әдәби уен (6+)

16 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әкият геройларын кем яхшырак белә?» дигән әдәби уен үткәрде. 

Литературная игра
20220317_141909
Screenshot_20220317-170618_Photos
20220317_144001 (1)
20220317_143139 (1)

Әдәби уен француз әкиятчесе Шарль Перрога багышланды. Аның «Золушка», «Мальчик-с-пальчик», «Кот в сапогах», «Синяя борода» китаплары быел 325 еллык юбилейларын билгеләп үтә. Ш. Перро геройлары мәрхәмәтле тылсымчылар һәм явыз сихерчеләр, чибәр принц һәм принцессалар, гади һәм яхшы күңелле кызлар һәм егетләр булган гадәти булмаган вакыйгалар һәм гаҗәеп маҗаралар уйлап таба. Чара башында балалар танылган әкиятченең гаиләсе, аның әкиятләр яза башлавы, ул әсәрләрнең безнең илдә беренче тапкыр кайчан укылуы һәм аларның үгет-нәсыйхәт белән бергә басылып чыгуы, ә китапның «Тылсымчылар һәм үгет-нәсыйхәт турында әкият» дип аталуы турында белде. Шуннан соң балалар актив рәвештә төрле биремнәрне үтәргә тотынды. «Табылган әйберләр бюросы», «Математик викторина», «Бутагычлар», «Бел әле» һ.б. бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Бәйгеләр арасында тәнәфесләрдә малайлар һәм кызлар Ш. Перро әкиятләре («Красная шапочка», «Золушка», «Кот в сапогах») буенча төшерелгән нәфис һәм мультипликацион фильмнардан өзекләр карады һәм тыңлады. Уенда катнашучылар барлык биремнәрне җиңеп чыга алды. 

Уен азагында балалар Перро әкиятләре геройлары хезмәт сөяргә, яхшы күңелле һәм батыр булырга өйрәтә дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: